Емелькино урта мәктәбе укучылары дәртләнеп халык тынлы уен коралын үзләштерәләр һәм тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерәләр.
Барысы да Емелькино урта мәктәбе укытучысы Нина Никитинаның Казанның бер мәктәбендә педагогик курслар узганда сыбызгыда уйнау буенча дәрескә баруыннан башланган. Һәм аның бу тәҗрибәне үз мәктәбендә балалар белән эшләүдә үзләштерәсе килгән. Ниятен тормышка ашырган. Музыка белеме булмаган килеш, ул үзе дә бу уен коралында уйнарга өйрәнгән һәм балаларда да аның белән шөгыльләнүдә кызыксыну уяткан.

Мәктәптә эшләп килүче «Свирелька» түгәрәге укучылар өчен популярга әйләнә. Бу уен коралы белән мавыгучылар музыка коллективына берләшкән. Яшь емелькинолылар сыбызгыда музыкаль әсәрләрне бик матур башкаралар. Ансамбль төрле мәйданчыкларда мәдәни программаларда катнашып, тамашачыларны сөендерә. Мәктәп коллективының кайбер чыгышлары «Аксубай егетләре» ансамблендә катнашучылар белән бергә үтә. Ансамбль җитәкчесе Наилә Крайнова әлеге музыка коралында уйнаучы балалар турында хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм педагог Нина Никитинаның эшен бәяләде.
– Үз укучыларыңа ышану, аларга ярдәм итү, сәләтләрен үстерү, аларда шәхес тәрбияләү өчен күпме сабырлык, мәхәббәт, игелек һәм җаваплылык кирәк бит! – диде ул. – Шул ук вакытта мин Нина Александровна кебек тыйнак кешене белмим.
Нет комментариев