Аксубай ашыгыч ярдәм фельдшеры «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсеннән бүләк алды
Кичә Аксубай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Алевтина Водышеваның туган көне гадәти генә үтмәде.
Аны ТР Дәүләт Советы депутаты – «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Алсу Тарханова, район һәм үзәк хастаханә җитәкчелеге, «Татарстан - Яңа гасыр» хәрәкәтенең район бүлеге, опека бүлеге, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар район берләшмәсе вәкилләре котлады. Әмма төп котлау сүзләре Алсу Тархановадан яңгырады.
– Безнең «Мәрхәмәт – Милосердие» оешмасы 16 хатын-кызны берләштерә һәм без социаль ярдәм күрсәтүдә катнашырга тырышабыз, төрле акцияләр үткәрәбез. Шуларның берсе – «Игелек кыл». Без күп балалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтәбез, – дип сөйләде Алсу Тарханова.
Алсу Адрахман кызы күп балалы ана Алевтина Водышеваның балаларына планшет һәм тәм-томнар тапшырды. Ул ашыгыч ярдәм фельдшеры булып кына эшләп калмыйча, Аксубай район үзәк хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләре арасында, шуның өстенә алты бала тәрбияли. Аларның өчесе – тәрбиягә алган балалар, ә өлкән улы Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.
– Сез искиткеч балалар тәрбиялисез, алар сезнең тормышыгызда таянычыгыз һәм ярдәмчеләрегез булачак. Сез аларны игелек, мәхәббәт атмосферасында тәрбиялисез. Аларга биргән игелегегез, назыгыз үзегезгә ун тапкыр күбрәк булып әйләнеп кайтсын, – дигән теләкләрен җиткерде күп балалы анага Алсу Тарханова.
Ул аңа бу катлаулы шартларда балалар тәрбияләүдә уңышлар теләде. Бүләк гаилә өчен бик мөһим, чөнки гаиләдә биш бала мәктәп укучысы. Дистанцион белем алу күп балалы гаиләләрдә гаджетларның ни дәрәҗәдә кирәк булуын раслады һәм ул, һичшиксез, Водышевларга да кирәк булачак.
Опека бүлеге вәкиле Ольга Пименова билгеләп үткәнчә, Алевтина Водышева авыр хезмәт башкаруына карамастан, әни ролен йөз процентка үти, ул үзе дә «бал корты» кебек хезмәт куя, балаларын да эш сөяргә өйрәтеп үстерә. Шуңа күрә балалар оешкан, гаиләдә җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрә.
Алевтина Водышева баш табиб Марсель Ислямов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров исеменнән котлаулар һәм чәчәк бәйләме кабул итте. Шушындый игътибардан бераз югалып калган күп балалы әни, бүләкләр һәм котлаулар өчен рәхмәт белдерде, балалар – аның тормышында төп кыйммәт булуын билгеләп үтте.
Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев