Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның хәрби хезмәткә чакырылучыларына яхшы хезмәт итүләрен теләделәр

Район мәдәният йортында оештырылган Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне хәрби дан бәйрәменә әверелде.

Залда 2023 елның язында РФ Кораллы Көчләре сафларын тулыландырырга тиешле кешеләр, аларның иптәшләре, Аксубай мәктәпләре укучылары, техникум студентлары җыелды.

Чакырылучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

– Армиядә хезмәт иткән вакытта сез хәрби эшкә өйрәнерсез, – дип ассызыклады ул. – Кирәк булган очракта, Ватанны сакларга әзер булачаксыз. Ватанны саклау – безнең гражданлык бурычы. Чын күңелдән сезгә лаеклы хезмәт итүегезне телим.

Армиягә алынучы егетләр алдында үгет-нәсихәт сүзләре белән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады. Ул үз җитәкчелегендә солдатларның ничек хезмәт итүләре, Татарстанның горурлыгы булган сугышчылар турында сөйләде, егетләрне яхшы традицияне дәвам итәргә – намус белән хезмәт итәргә чакырды.

– Армия – ул чын ир-егет булыр өчен үтәргә кирәк булган мәктәп, – дип билгеләп үтте ул.

Егетләргә хәрби хезмәткә рухани Антоний Рыбочкин фатихасын бирде.

Сәхнәдә «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтендә катнашучыларны алкышлар белән каршы алдылар. Алар исеменнән районның элекке хәрби комиссары Рамил Сөләйманов чыгыш ясады. Ул егетләрнең имин хезмәт итүләрен, өйгә исән-сау кайтуларын һәм ниятләнгән планнарны тормышка ашыруларын теләде.

Залда утыручыларның кәефләре күтәренке иде. Призывниклар рәхәтләнеп концерт программасын карадылар. Үзешчәннәр алар хөрмәтенә җырлар, дәртле солдат биюен башкардылар. Ватанны саклаучылар адресына игелекле үгет-нәсыйхәтләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев