Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Хәрби дан паркында һәйкәлләрне буядылар, техниканы тәртипкә китерделәр

Районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек тулы көченә бара.

Районның үзәк паркын чүп-чардан чистартып кына калмадылар, шулай ук һәйкәлләрне һәм биредә урнаштырылган хәрби техникаларны буяуга керештеләр. Монда “Ватанга хезмәт итәм” хәрби гаскәрләр оешмасы ветераннары да өмә оештырдылар. Алар кулларына пумалалар һәм буяу алып, һәйкәлләрне яңарттылар. Ракета, чик буе һәм башка гаскәрләр вәкилләре тырышып эшләделәр.

Хәрби техниканы буяу универсаль технологияләр техникумы шәкертләренә йөкләнде. Эшкә хәтта салкын җил дә комачау итмәде. Җиңү алып килгән май бәйрәменә әзерлекнең мөһим һәм кирәкле эш булуын барысы да аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев