Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә хатын-кызларның сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы чара узды
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә хатын-кызларның сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы чара узды

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбендә Бөек Ватан сугышы аша үткән хатын-кызларга багышланган кичә узды.

Чараның программасы шундый итеп корылган иде ки, һәр тамашачы әлеге вакыйгаларны тәэсирле кичерә алды. Сугышка кадәрге тыныч тормыш күренешләре аеруча күңелләрне нечкәртте: ана йомшак кына бишек җырын көйләп, кызының чәчләрен тарады. Бу назлы, җылы мизгел сугыш башлану турындагы куркыныч хәбәр белән кинәт өзелде.

Катнашучылар сәнгать образлары аша коры тарихи саннар артында чын кеше язмышлары яшеренгәнлеген күрсәтә алдылар. Фронтка киткән йөзләрчә мең кызлар, дистәләрчә мең партизанка — бу гади саннар гына түгел, ә алар хыяллары сугыш белән өзелгән кемнәрнеңдер кызлары, сеңелләре, дус кызлары.

Фронтка китүче кызларның монологлары аеруча тәэсирләндерде. Аларның тәвәккәллек һәм борчу белән тулы сүзләре, әниләренең аларны ничек озатып калулары, яшь булуларына карамастан, үзләренең Ватанны сакларга омтылулары турында сөйләүләре залда тынлык урнашуга этәрде. Бу чыгышларда ихласлык, батырлык һәм Ватанга тирән мәхәббәт яңгырады.

Кичәнең кульминациясе “кара кәгазь” (үлем хәбәре) һәм бер минутлык тынлык белән төгәлләнгән соңгы күренеш булды.


Нет комментариев