«Вдохновение» халык бию ансамбле Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестивале лауреатлары гала-концертында чыгыш ясады.
Өлкәннәр декадасы кысаларындагы чара Казан филармонииясендә узды. Тамашачылар сәхнәдә Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге Аксубай ансамблен җылы кабул итте. Тамашачыларның игътибарын биючеләрнең якты костюмнары, күңел күтәренкелеге, эчкерсезлеге һәм дәрте җәлеп итте. Алар үзешчән ветераннар коллективы бию спектаклен илһамланып күзәттеләр. Әлбәттә, аудитория артистларны бию өчен көчле алкышлар белән бүләкләп, чыгышны лаеклы бәяләде.
«Вдохновение» ансамбленең әлеге дәрәҗәле фестивальнең гала-концертында катнашуы «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманованың транспорт белән ярдәм итүе аркасында мөмкин булды.
Фот: район ветераннар Советы архивыннан.
Нет комментариев