Волонтерларга адреслы Рәхмәт хаты Самара шәһәре хәрби частеннан килде.

– Кадерле фикердәшләр, сезгә актив гражданлык позициясе, Украинадагы денацификация һәм демилитаризация буенча махсус хәрби операциядә актив катнашучы хәрби хезмәткәрләргә зур хәйрия ярдәме һәм теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез, – диелгән 11386 часть командиры вазифаларын вакытлыча башкаручы подполковник Д.Ахмиров имзасы куелган хатта.
Часть командованиесе хатта Аксубай волонтерларының рус дөньясы өчен көрәшүче сугышчыларга ярдәм итүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үткән.

.jpeg)


Нет комментариев