Туган як тарихын өйрәнүче Владимир Чураков мәктәп директоры Алексей Никитинга Емелькино төбәге карталарын бүләк итте.
Җирлек карталары 1858 ел белән билгеләнгән. Аларны өйрәнү авыл тарихына күз салырга, урманнарның һәм җирләрнең кайда урнашуын белү мөмкинлеге бирәчәк. Районыбызның үткәне белән якыннан кызыксынучы Владимир Чураков, әлеге документларны дәүләт архивларында эзләп тапкан, зур форматта бастырып чыгарган һәм район газетасы редакциясенә алып килде. Алексей Никитин бүләкне кабул итте һәм мәктәпкә алып китте. Карталар узган гасырлар вакыйгаларын өйрәнүдә яхшы күрсәтмә әсбап булып торачак.
Нет комментариев