Аксубай социаль ярдәм үзәге ветераннары миләшнең матурлыгын данладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай социаль ярдәм үзәге ветераннары миләшнең матурлыгын данладылар

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рус көзенең иң якты символларының берсе — миләшкә багышланган җанлы һәм мәгълүмати кичә узды.

Чарада катнашучылар — пенсия яшендәге кешеләр — үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халык традицияләре һәм миләш турындагы белемнәр дөньясына кызыклы сәяхәткә чыктылар.

Кунаклар «Рябинник» халык бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Кызыл җимешкә багышланган рус шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар. Борынгыдан ук сәламәтлек агачы дип аталган миләшнең файдалы һәм дәвалау үзлекләре турында белделәр.

Аеруча кулинария серләре зур кызыксыну уятты: катнашучыларга миләшне кышка әзерләү ысуллары һәм аннан төрле тәм-томнар пешерү турында сөйләделәр.

Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды. Күңелле әңгәмәләр, кызыклы фактлар һәм шигъри юллар белән вакыт сизелмичә дә үтте. Катнашучылар яңа мәгълүматлар гына алып калмыйча, яхшы кәеф тә алдылар.

Мондый очрашулар халык традицияләре белән бәйләнешне сакларга ярдәм итә, дөньяга карашны киңәйтә һәм аралашу шатлыгы бүләк итә.

Фотолар үзәк китапханә архивыннан.


Нет комментариев