Аксубайның сугышчы-ветеранына патриотик эш өчен рәхмәт белдерделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубайның сугышчы-ветеранына патриотик эш өчен рәхмәт белдерделәр

Район башлыгы Камил Гилманов Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствовка Рәхмәт хаты тапшырды.

26 февральдә, җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбесендә иртәнге киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аларны армия хезмәтенә әзерләү буенча нәтиҗәле эше, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен генерал-майор Анатолий Молоствов район җитәкчелегеннән бүләккә лаек булды.

– Сез яшьләрдә Туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү, аны якларга әзерлек буенча зур эшләр башкарасыз, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Районда хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы актив узды, һәр мәктәптә батырлык дәресләре, төрле гаскәрләр сугышчы-ветераннары, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар оештырылды. Әлеге мөһим эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.


Нет комментариев