Әлмәттә узган «Җырчы сандугач иле» XXVII төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең финал турында район Мәдәният йортының вокал ансамбльләре бик матур чыгыш ясады.
Марина Царегородцева тәрбияләнүчеләре «Халык җырларын башкаручы вокал ансамбльләр» номинациясендә үз яшь төркемендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Бу – «Оляпка» балалар халык җырлары һәм «Соловушка» рус җырлары ансамбльләре.
Марина Царегородцева эшләгән яшь вокалчылар коллективлары иҗаты Аксубай тамашачысына һәм республикада музыка яратучыларга яхшы билгеле. Аларның халык җырларын талантлы башкару, артистлык осталыгы иң таләпчән тамашачыны да җәлеп итәргә сәләтле. Абруйлы бәйге жюрие аларның чыгышын лаеклы бәяләде.
Нет комментариев