«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча гаризалар кабул итә башлады.
Хокук бозулар турында ике категория буенча хәбәр итәргә була: рәсмиләштерелмәгән хезмәт мөнәсәбәтләре (килешүсез эшләү); хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары («конвертта хезмәт хакы»).
Рәсми булмаган эш – бу түләүле ялсыз, авыру вакытында түләүсез һәм киләчәктә лаеклы пенсиясез калу дигән сүз. «Конвертта» түләүләр аркасында бюджет юллар төзелешенә, мәктәпләр һәм хастаханәләр ремонтына бара торган салымнарны алып бетерми.
Әгәр сезнең эш бирүчегез закон бозса, сез «Халык контроле» системасы аша аноним мөрәҗәгать бирә аласыз.
Шулай ук кайнар линия телефоны да эшли: 8 (843-44) 2-84-87.
Нет комментариев