Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Нежность» үзәгендә сәяси репрессия тарихы турында белделәр

Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган кичә булды.

Бу бүлектә тернәкләндерү курсын, нигездә, өлкән буын кешеләре уза. Алар илнең сәяси тормышындагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле Россиянең үткәнен яхшы беләләр. Репрессия күп кенә гаиләләргә кагылган, шуңа күрә Хәтер көне кысаларында оештырылган кичәдә катнашу ял итүчеләр өчен аерым әһәмиятле булды.

Ветераннар аралашу барышында сәяси эзәрлекләүләргә дучар булган, соңыннан реабилитацияләнгән күренекле шәхесләрне, якташларны искә алдылар. Әлеге темага документаль фильм күрсәтелде. Зыян күргәннәрнең хатлары тамашачылар күңелен тетрәндерде, алар арасында респрессиягә дучар булган олылар гына түгел, хәтта аларның балалары да бар. Язмыш кочагына ташланып, алар ата-ана тәрбиясеннән мүхрүм калган.

Чарада катнашучылар тарихыбызның катлаулы чорында гаепсезгә рәнҗетелгән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев