Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайның ”Нежность” үзәгенә Татарстан шәһәрләреннән ял итәргә киләләр

Татарстанның иң яхшы тернәкләндерү үзәкләренең берсе буларак, бу абруйны аңа биредә бер тапкыр ял итеп киткән социаль хезмәт алучылар үзләре тудыра.

Инвалидлар декадасында үзәктә район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева белән булдылар.

Очрашу барышында социаль өлкәдәге проблемалар да каралды, чөнки районда шулай ук Федоровка ДИПИ һәм «Хыял» приюты бар, анда да район халкына гына түгел, ә Татарстанның шәһәр һәм районнарында яшәүчеләргә тәүлек буе хезмәт күрсәтү оештырылган. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда социаль учреждениеләрнең эше тотрыкланды, проблемалар агымдагы гына һәм алар район эчендә дә, шулай ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән дә бергәләп хәл ителә.

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә һәр заездда 21 кеше ял итә. Хезмәт алучылар өчен стационар яшәү, ял итү оештырылган, ул сәламәтлекләрен тәэмин итүче дәвалау белән бергә бушлай, тернәкләндерү картасы буенча уза.

– Безнең социаль учреждение хезмәтләрен алуга ихтыяҗ республика дәрәҗәсенә җитте. “Нежность” үзәгендә сәламәтлекләрен яхшыртыр, ял итер өчен миңа Чаллыдан, Казаннан да шалтыратып сорыйлар, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Биредә ял итүчеләр контингенты үзенчәлекле, аларга аерым якын килү кирәк. Тәнзилә Габдрахманова җитәкчелегендәге коллектив та үз бурычларын уңышлы үти. Монда эләгү өчен чират бер ел алдан язалган.

«Нежность» директоры Тәнзилә Габдрахманова социаль учреждение буенча экскурсия оештырды. Кунакларга тәрбияләү мәктәбе кабинетын күрсәттеләр. Урын өстендә ятучы авыруларны карау күнекмәләренә өйрәтергә бирегә бөтен районнан киләләр, чөнки якын кешене карарга кирәк булганда, күнекмәләрне еш кына мөстәкыйль үзләштерергә туры килә.

Көндезге төркемдә әкият терапиясе дәресләре үткәрелде. Бирегә атнага бер тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр килә. Аларның ялын төрләндерергә тырышалар – психологик тренинглар, һөнәри терапия дәресләре, күчмә экскурсияләр, танып белү һәм күңел ачу чаралары оештыралар.
Дәресләр терәк-хәрәкәт аппаратын эшләү өчен тренажерларда тернәкләндерү-спорт залында да барды. Медицина шартларына һәм табиб киңәшләренә нигезләнеп, ял итүчеләрнең һәрберсе өчен үз тренажерлары бар.

Камил Гилманов һәм Илдар Садриев хезмәт алучылар белән аралаштылар, ял итүчеләр барысыннан да канәгать булуларын белдерделәр, чөнки биредә алар сәламәтлекләрен дә төзәтәләр (штатта табиб бар, аның билгеләве буенча бөтен процедуралар үткәрелә, физкабинет, гало камера, массаж кабинеты эшли).

Биредә туклану да югары разряд буенча оештырылган. Үзәк директоры сөйләгәнчә, менюда хәтта кулдан ясалган пилмән һәм манты да бар. Менюда субпродукилардан ризыклар юк, бары сыйфатлы ит кенә. Менюда һәрвакыт җимеш, камыр ризыклары бар. Ял итүчеләр хәтта шундый балансланган һәм тәмле диета белән тән авырлыгы артыр дип тә борчыла.

– Сездә өйдәге кебек җылы, хезмәт күрсәтү дә – югары дәрәҗәдә. Өлкән яшьтәгеләр, балалар кебек, алар үзләренә тиешле игътибар бирмәгән җиргә бармыйлар, – дип билгеләп үтте Илдар Садриев. –Шуның нәтиҗәсендә республикада шундый ук үзәкләр арасында сезнең рейтинг югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев