Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның кош-корт асраучыларына санитар таләпләр турында искә төшерделәр

Ветеринария берләшмәсендә кош-корт асрау һәм сату белән шөгыльләнгән эшмәкәрләр белән эшлекле очрашу узды.

Киңәшмәдә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә йорт кошларын асрау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин, Россельхознадзорның ТР буенча вәкиле Эвелина Лотфуллина, Алексеевск территориаль бүлегенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге консультанты Ольга Алексеева кош-корт асраучылар игътибарына кошларны кайтару, карантинлау һәм маркировкалау буенча таләпләрне җиткерделәр.

Ветеринарлар эшмәкәрләрнең игътибарын аеруча куркыныч инфекция – кош гриппы килеп чыгуын һәм таралуын булдырмауга да юнәлттеләр. Очрашуда катнашучылар хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авырулары буенча белешмәлекләр алдылар.

Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев