Аксубайның кашык белән көй чыгару ансамбле зур уңышларга иреште
Тәрбиягә бала алган гаиләләр клубында кашык белән көй чыгару музыкаль ансамбле өчен 2022 ел якты һәм бай булды. Клуб Президентның Мәдәни инициативалар фонды тарафыннан грант ярдәме алды.
Бу балаларның музыкаль үсеше өчен зур мөмкинлекләр ачты. Тәрбиягә бала алган 15 бала халык музыка кораллары турында белемнәрен арттырдылар, танылган рус һәм татар композиторларының иҗаты турында лекцияләр тыңладылар, халык уен коралын үзләштерделәр.
«Шәфкатьлелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе Алена Муртазина, ансамбль җитәкчесе Наилә Крайнова халык сәнгатен үзләштерүдә камиллеккә омтылучы музыкаль иҗат сөючеләрнең чын командасын булдырдылар.
Кашык белән көй чыгару ансамбле чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Балаларның иҗатын тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Без бергә” республика иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, йөзләгән тамашачы бәяләде.
Балалар кулында профессиональ музыкаль кашыклар, жалейкалар, өсләрендә матур яңа костюмнар. Кашыклар һәм жалейкалар тавышы тыңлаучының күңеленә үтеп керә, ә уйнау, башкаручыларның үз-үзен тотышы сокландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев