Аксубайның Дуслык урамындагы нарат агачы гаилә тарихын саклый
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Дуслык урамындагы нарат агачы гаилә тарихын саклый

Дуслык урамы ягыннан яр буендагы ялгыз агач берни белән дә игътибарга лаек түгел кебек.

Тик менә наратка игътибар белән карасаң, кәүсәсендә «Бу наратны 1963 елда Афониннарның-Мироновларның күп балалы гаиләсе утыртты», дип язылган табличканы күрергә була. Бу бистәдә хөрмәтле кеше – мәдәният хезмәткәре, педагог Лидия Георгиевна Третьяк гаиләсе. Ул шулай ук нарат утыртуның дулкынландыргыч тарихы турында сөйләде.

– Без биш сеңел идек, мин иң кечесе, миңа 12 яшь иде. Бабайга, кемдер кечкенә нарат үсентесе биргән. Без, өйдә булганнарның барысы да аның утыртыр өчен чокыр казыганын карарга чыктык. Хәтта Жулька кушаматлы этебез дә. Ул вакытта бабай: «Сез таралышырсыз, бәлки, ул чакта без дә булмабыз, ә нарат агачы торыр», – дигән иде. Бу нарат безнең гаилә тарихын гына түгел, аның янында күрешү билгеләүче күп кенә гашыйк парларның мәхәббәт тарихын да саклый. Хәзер инде мәрхүм булган ирем Виталий Дмитриевич та мине шушы нарат янында көтә иде. Аны кисеп ташламаулары бик яхшы! Бу әлеге урамда яшәүчеләрнең бөтен буыны өчен истәлек.


Нет комментариев