Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Чиста урманнар» акциясен Урмандеево төбәгеннән башлаячаклар

12 сентябрьдә республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт алды. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Менә инде 12 ел дәвамында республикада урманнарда экологик, санитар-экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итә торган программа эшли. Әлеге акция ярдәмендә республикада, шул исәптән безнең район урманнарында да, күп кенә территорияләр, ял итү урыннары һәм башка объектлар чистартылган һәм төзекләндерелгән.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясендә табигатьне яратучы волонтерларның, әйләнә-тирә мохит язмышына битараф булмаган кешеләрнең катнашуы каралган. Табигатьне саклау акциясенең көзге этабын Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы 24 сентябрь, шимбә көнне Урмандеево авыл җирлегендә урнашкан Чабаксар участок урманчылыгы урманнары территориясендә башлаячак. Акциядә Урман хезмәткәрләре белән бергә җирлекнең ведомство оешмалары хезмәткәрләре дә катнашачак. Шулай ук туган якны чистарак һәм матуррак итәргә теләүчеләр дә чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев