Аксубайның “Беренчеләр хәрәкәте” катнашучылары “Биләр форум”нан бүләк белән кайттылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайның “Беренчеләр хәрәкәте” катнашучылары “Биләр форум”нан бүләк белән кайттылар

26 июльдән 1 августка кадәр безнең районнан “Беренчеләр хәрәкәте”нең 17 катнашучысы “Биләр форум” республика сменасында катнашты.

Балалар анда онытылмаслык хис-кичерешләр, яңа белемнәр һәм күнекмәләр бүләк иткән кызыклы спикерлар, мастер-класслар һәм күңелле вакыйгалар белән тулы эчтәлекле программага чумдылар.

Форумда районыбыз бүләккә – Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе А.Сәфәровтан Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләк “Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенын оештыруга зур өлеш керткәне өчен” тапшырылды. Бу безнең укучыларның күмәк тырышлыгын һәм патриотик хәрәкәтне үстерүгә керткән өлешен тану.


Нет комментариев