Аксубайның беренче сыйныф укучыларын «Яшь музыкантлар» сафына кабул иттеләр
Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә әле яңа гына музыка серләрен үзләштерә башлаган балалар белән истәлекле чара узды – аларны яшь музыкантлар сафына кабул иттеләр.
Музыка бүлеге җитәкчесе Айгөл Краснова, балалар хәтерендә бу көн сәнгать дөньясын ачу буларак сакланып калсын өчен, барысын да эшләде. Ул «Музыкантлар сафына кабул итү» дип аталган танып-белү чарасын әзерләде. Беренче сыйныф укучылары музыка турында тематик табышмакларга җаваплар таптылар, балаларның яраткан җырларын башкардылар. Алар балалар сәнгать мәктәбе укучысы антын кабул иттеләр. Барысы да кызыклы, күңелле һәм шул ук вакытта тантаналы да иде.
Чараны тәмамлап, Айгөл Краснова һәр тәрбияләнүчегә «Яшь музыкант» дипломы һәм татлы күчтәнәч тапшырды.
Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев