Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның беренче мәктәбеннән «Зенит-1» командасы җиңү яулады

«Юность» спорт комплексында 2011-2012 елларда туган катнашучылар арасында мини-футбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренчелекне Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбенең «Зенит1» командасы яулады. Икенче урында – Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе спортчылары. Өченче призлы урын Аксубайның 1нче мәктәбеннән «Зенит 2» футбол дружинасына бирелде.

Судьялар коллегиясе карары буенча беренчелекнең иң нәтиҗәле

катнашучылары билгеләнде. Иң яхшы капкачы дип «Зенит-2» командасы вәкиле Дарья Ярмушкина; иң яхшы уенчы дип – «Зенит1» командасыннан Ремира Сафина; иң яхшы сакчы дип – Иске Ибрай урта мәктәбеннән Рамилә Әхмәтҗанова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев