Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның башлангыч сыйныф укучылары фронтовик истәлегенә шахмат ярышларында көч сынаштылар

Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Альметкин истәлегенә ел саен үткәрелә торган Ачык район шахмат турниры узды.

Интеллектуаль ярышларда районның төрле мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чара район ветераннарының «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы чик сакчылары берлеге һәм Маркиннар гаиләсе ярдәме белән узды.

Турнир инде сигез ел буе, туган як тарихында якты эз калдырган һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешене искә алу өчен, яшь шахматчыларны әлеге белем бирү оешмасы диварларында җыя.

Кунакларны мәктәп директоры Любовь Маркитанова җылы сәламләде, мәгариф учреждениесенең патриотик эше турында сөйләде. Мәктәп музее җитәкчесе Светлана Альметкина музейда ветеранның сугышчан һәм хезмәт юлы турындагы экспозициянең ничек барлыкка килүе турында бәян итте. Фронтовикның кызы Алевтина Маркина музейга әтисенең медальләрен тапшырган. Сугыш ветераны, хезмәт кешесе турындагы хатирәләре белән «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин уртаклашты, катнашучыларга чик сакчылары берлеге исеменнән изге теләкләрен Алексей Бобов юллады.

Шахмат партияләре кискен һәм мавыктыргыч узды. Дүрт команда – мәйдан хуҗалары (Иске Ильдеряк урта мәктәбе), Иске Ибрай урта мәктәбе, Аксубайның 3 нче һәм Аксубайның 1 нче мәктәпләре – беренчелеккә дәгъва кылдылар.

Нәтиҗәдә кызлар арасында Дарья Сусликова ышанычлы җиңү яулады, икенче урынны Ләйлә Мәхмүтова, өченче урынны Ангелина Маклакова алды.

Малайлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урында – Данила Золин, 2 нче урында – Радель Кәлимуллин, 3 нче урында – Дмитрий Сусликов.

Төрле номинацияләрдә Софья Таиркина, Дарина Морозова, Әминә Хатыйпова, Глеб Артамонов, Иван Таиркин, Игнат Мальков, Андрей Мясников, Илназ Сафиуллин, Тимофей Кажуков һәм Әмир Зартдинов аерым билгеләп үтелделәр.

Команда исәбендә беренче урынны Иске Ильдеряк урта мәктәбе, икенче урынны Аксубайның 3 нче урта мәктәбе, өченче урынны Иске Ибрай урта мәктәбе һәм Аксубайның 1 нче мәктәбе алды. Бүләкләү тантанасы җылы, шатлыклы мохиттә узды. Җиңүче команда турнирны оештыручылардан кубок алды. Ветеранның оныкчыгы Арина мәктәпкә истәлекле бүләк – дивар сәгате тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев