Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайны үлән баса

Район үзәгендә чүп үләннәрен чабу – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм Идарәче компания хезмәткәрләре өчен төп бурыч.

Һәм бу эш бер генә көн дә туктап тормый, чөнки башкарма комитет штатында башка эшләргә дә җәлеп ителгән нибары өч чаптыручы-эшче бар. Бөтен бистәне колачларга аларның көчләре җитми.

– Безнең үлән чаптыручылар чак кына парк һәм скверларда үләннәрне чаптырырга өлгерәләр, ә үлән тагын үсеп җитә. Үзәк урамнарны һәм җәмәгать киңлекләрен тәртиптә тотарга тырышабыз. Әмма гражданнарның да аңлы булуларын теләр идем, – ди шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз бакиров. – Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, бирелгән җир кишәрлеге чикләрендә торак йортлар хуҗалары аны төзекләндерергә генә түгел, ә йорт янындагы территорияне дә биш метр аралыкта яисә машина юлына кадәр (объект юл буенда урнашкан очракта) төзекләндерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев