Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны урман тармагында уңышлы эшләре өчен бүләкләделәр

Урман хезмәткәре көне алдыннан Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы республикада иң яхшылар арасында билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәт өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов бүләкләнде. 

Уңышлы хезмәтләре өчен урманчылык һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләренә бүләкне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләсенә багышланган республика семинар-киңәшмәсендә тапшырды. 

 Фото: minleshoz.tatarstan.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев