Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны урман янгыннары куркынычы турында кисәтәләр

Республика территориясендә янгын куркынычы сезоны дәвам итә.

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.

Шуңа бәйле рәвештә урманда булганда ачык ут кулланырга (учаклар якмаска, мангаллар, кыздыру урыннары кулланырга) ярамый; яна торган шырпы, тәмәке төпчеге һәм тәмәке тарткан кайнар көлне, пыяла (пыяла шешәләр; майланган яисә бензин, керосин яисә башка янучан матдәләр сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, мүк, мамык һәм башка тиз янып китүчән әйберләр) моның өчен махсус каралмаган урыннарга ташламаска кирәк.

Сак булыгыз, бу безнең урманнарны янгыннардан сакларга ярдәм итәчәк.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев