Аксубайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Россия Герое Рәсим Баксиков кабул итте
Район Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Россия Герое Рәсим Баксиков тарафыннан гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итүдә шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рузилә Баширова, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Крайнова катнашты.
Депутатка нигездә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары, кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр мөрәҗәгать итте. Сугышчыларның, шул исәптән һәлак булган сугышчыларның да әниләре, хатыннары, апа-сеңелләре үзләренең проблемалы сораулары белән килделәр. Аерым алганда, бу торакны, түбәне ремонтлау, махсус хәрби операциядә катнашучыларның өлкән яшьтәге әти-әниләренә социаль хезмәт күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр. Рәсим Баксиков һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады һәм алга таба гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен тулы мәгълүмат җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев