Республикада урман территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча табигатьне саклау акциясе башланды.
Ел саен Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре әлеге акция кысаларында урманнарда, кешеләрнең күпләп ял итү урыннарында тәртип урнаштыралар. Тирә-яктагы табигатьне урманчылар тырышлыгы белән генә чисталыкта тоту мөмкин түгел. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә табигать сөючеләрнең киң массасы, төбәкнең киләчәгенә битараф булмаган кешеләр катнашачак.
Быел да урманнарда тәртип урнаштыру буенча күп эшләр планлаштырыла. Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре хезмәт коллективларын, район гражданнарын акциядә катнашырга чакыралар. Катнашу тәкъдимнәре белән урманчылык бүлегенә (8 843 44) 2-73-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нет комментариев