Аксубайлыларны көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар

Шимбә көнне, 2025 елның 15 ноябрендә, Октябрь урамында (автостоянка территориясендәге сәүдә мәйданы) традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, умартачылар, шәхси эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Биредә ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, табын өчен кирәкле бар нәрсәләрне сатып алырга, кышка азык-төлек запасы тупларга мөмкин булачак.

Башлана 8.00 сәгатьтә.


Нет комментариев