2025 елның 27 сентябрендә, шимбә көнне, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм мәктәпләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал, табын өчен кирәк булган бөтен әйберне сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәдә катнашучыларны бәйрәм концерты көтә. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе 07.30 сәгатьтән эшли башлый. 9.30 да район мәдәният йорты фойесында чәй эчәргә чакыралар. 10.00 концерт программасы башлана.
Нет комментариев