Аксубайлыларны ГО буенча дәресләргә чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны ГО буенча дәресләргә чакыралар

Иртәгә, 22 августта район мәдәният йорты базасында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәресләр оештырылачак.

Өйрәнүләрдә барлык теләүчеләр катнаша ала. Гражданнар оборонасы буенча инструктор заманча зарарлану чараларыннан, хәрби конфликтларда барлыкка килә торган хәвефләрдән саклану ысулларын ачачак, хәбәр итү сигналлары, зыян күрүчеләргә беренчел ярдәм күрсәтү алымнары, шәхси саклану чараларын куллануга өйрәтәчәк.

Дәресләр 10.00 сәгатьтә башлана.

 


Нет комментариев