«Күрше» проекты кысаларында ТР Рәисе ярдәме белән 22 февральдә Аксубайның үзәк мәйданында «Этно-Май чабу бәйрәме» узачак.
Катнашучыларны зур кызыклы программа көтә. Монда һәркем күңел ача, уеннарда, бәйгеләрдә катнаша, күчмә мичтә пешкән коймак белән кайнар чәй эчә, җигелгән атларга утырып йөри ала. Күңелле булачак: бәйрәм көне бик күп якты хисләр бүләк итәчәк.
Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев