1 июльдән Татарстанда теркәлмәгән этләр һәм аларны асрау шартларын бозган өчен штрафлар салуны үз эченә алган канун үз көченә керәчәк.
Документка Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Этләрне гомуми файдаланудагы урыннарда тоткан һәм теркәмәгән өчен штрафлар 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ел дәвамында теркәүне кабат бозган өчен штраф 5 мең сумга кадәр артачак.
Канун проекты Татарстан Дәүләт Советында кабул ителгән, аның максаты – йорт хайваннарын тоту таләпләрен үтәүнең нәтиҗәлелеген арттыру.
– Этләрне теркәүне хуҗалыкларны йөреп чыгу барышында, ветеринария берләшмәләре аша яисә махсус чараларда гамәлгә ашырырга мөмкин, – дигән мәгълүмат бирде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Хайван хуҗаларының бу мәсьәләгә аңлап карауларына өметләнәбез.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, инициатива сукбай этләрнең кешеләргә ташлану очраклары артуга бәйле. Димәк, бу өлкәдә эш дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан этләрне мәҗбүри рәвештә теркәү барлык хуҗаларга да кагыла.
Нет комментариев