Аксубайлыларны җәмәгать тыңлауларында катнашырга чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны җәмәгать тыңлауларында катнашырга чакыралар

Аксубайлылар уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесендә катнаша.

Җиңү очрагында, район Яшьләр паркы территориясен һәм үзәк өлешне төзекләндерә ала – һәм инде 2026-2027 елларда биредә заманча, уңайлы һәм матур иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.

Архитекторлар командасы сезнең тәкъдимнәрегезгә һәм киңәшләрегезгә нигезләнгән беренчел концепцияне әзерләде. Һәм барлык битараф булмаган гражданнарны әлеге концепцияне тәкъдир итүгә һәм фикер алышуга чакыра – төгәллекләр кертү һәм бергәләп проектны тагын да яхшырак итү өчен халыкның фикерен ишетү мөһим!

Җәмәгать фикер алышулары 7 майда 16:00 сәгатьтә Романов урамы, 8 йорт, район мәдәният йорты адресы буенча узачак.


Нет комментариев