Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» фотоконкурсында катнашырга чакыралар

Аның максаты – тере табигать һәйкәлләре агачларының беренчел матурлыгын чагылдыру, аларга киләчәк буыннар өчен кирәкле кайгырту һәм саклануны тәэмин итү, табигый мирасның бер өлеше булган уникаль карт агачларга кызыксынуны арттыру.

Агачларның файдасы бәя биреп бетергесез – табигатьнең матурлыгы, саф һава һәм эссе кояштан саклану. Агач үскәнче, күп еллар үтә. Агач үскән арада, кеше туарга, үсәргә, һөнәр алырга, гаилә корырга, балалар үстерергә, хәтта олыгаерга да мөмкин.

Кешенең бөтен тормышына һәм үткән буыннарның язмышына көчле яфраклы, ылыслы гигантлар шаһит була ала. Тирә-ягыгызга карагыз, бәлки, сезнең тирәгездә бер гасырдан артык табигать һәйкәлләре сакланып калгандыр? Безнең җирлектәге агачлар уңай шартларда бик озак яши, кешеләрне шатландыра, яклый ала. Урманчылар әйтүенчә, юкә – 300-400, каен – 100-150, усак – 150, зирек – 100, нарат 600 елга кадәр яши. Агачны фотога төшерегез һәм фотобәйгегә җибәрегез. Табигатьне яратыгыз, һәр агачны кадерләгез.

Конкурста катнашу өчен «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» программасы сайтына (www.rosdrevo.ru) «Фотоконкурс» бүлегенә керергә, «КАТНАШЫРГА» төймәсенә басып, фотоэшләрне йөкләү битенә күчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев