Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны африка дуңгыз чумасы куркынычы турында кисәтәләр

Әлки һәм Питрәч районнарының аучылык хуҗалыкларында кыргый кабан дуңгызлары арасында африка чумасы ачыкланган.

Бу районның барлык дуңгызлары өчен зур куркыныч тудыра. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин терлек хуҗаларына дуңгызларны тоту буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеген искәртә. Кагыйдәләр шундый:

1. Вирусның өс һәм аяк киеменә эләгүенә юл куймас өчен, мохтаҗлык булмаганда урманга (авыру кабан дуңгызлары африка дуңгыз чумасы вирусы булган биологик эзләр калдырырга мөмкин) бармаска кирәк. Әгәр дә урманда булырга туры килсә, өс һәм аяк киемнәрен алыштырырга, урманда йөргән аяк киеменнән терлекләр янына чыкмаска кирәк. 2. Дуңгызларга азыкны бары тик пешереп кенә бирергә. 3. Биналарны кимерүчеләрдән эшкәртергә. 4. Сугым дуңгызларын шунда ук иткә чалу яхшырак.

Африка дуңгыз чумасы буенча киеренке хәлгә бәйле рәвештә, ветеринария хезмәте башка төр терлек асрауга күчәргә киңәш итә.

Вируслы кабан дуңгызы яисә дуңгыз ачыкланган очракта, 20 километр радиуста, аның ничек һәм кайда булуына карамастан, барлык дуңгызлар да юкка чыгарыла. Дуңгызларны алга таба да тотарга теләүчеләргә африка дуңгыз чумасы авыруы белән бәйле барлык куркынычларны да исәпләргә кирәк.

Аңлашылмый торган сәбәпләр аркасында дуңгызлар күпләп үлсә яисә авырса, районның ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: (8-843-44) 2-72-51, 8-9869234855.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев