Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга участокта һәм йорт алдында чүп үләне үстергән өчен штраф салыначак

Районның административ комиссиясе йорт алдында чүп үләнен чаптырмаган өчен штраф бирергә хокуклы.

Йорт алдындагы территориядә чүп үләннәрен чабып тору – үзен хөрмәт иткән һәр хуҗаның намус эше. Әмма кайбер йортлар каршында һәм территорияләрдә барыбер чүп үләне гөрләп үсеп утыра. Бу хуҗаларны гына түгел, бистә йөзен дә бизәми.

Төзекләндерү кагыйдәләренең 176.6 пунктына нигезләнеп, торак йорт хуҗалары бүлеп бирелгән җир участогы һәм йорт хуҗалыгы алдындагы территория чикләрендә җыештыру, чистарту һәм санитар тәртиптә тоту буенча эшләр, шул исәптән чүп үләннәрен чаптыруны да башкарырга тиеш, – дип аңлатма бирде Аксубай шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов.

Аксубай шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты районның административ комиссиясе белән берлектә бистәне әйләнеп чыгуны, җир участоклары хуҗаларына үлән чабу кирәклеге турында күрсәтмәләр бирүне гамәлгә ашыра.

Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен хуҗаларга ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсендә каралган административ җаваплылык йөкләнәчәк. Әлеге маддә санкциясе гражданнарга – ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр, вазифаи затларга – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны яки кисәтүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев