Республикада агулы елан тешләү очраклары ешайды.
– Аксубай районында әлегә беркем дә елан чагу белән мөрәҗәгать итмәде, – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов.
Ләкин урманга эләккәч, куркыныч сөйрәлүче белән очрашудан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Андрей Тимирясов үз-үзеңне саклау буенча берничә киңәш бирде.
– Торак пункттан читкә чыкканда бик игътибарлы булыгыз:
Урманда һәм биек үлән үскән җирдә ябык аяк киеме киегез, озын таяк алыгыз. Еланнар юл кырыенда ятарга мөмкин. Алар көннең эссе вакытында аеруча актив һәм куркыныч.
Әгәр дә сез юлда елан очратсагыз, түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
Селкенмәгез, еланга шуышып китәргә мөмкинлек бирегез. Еланнар беренче булып һөҗүм итми. Әгәр дә ул куркыныч поза кабул иткән икән, акрын һәм кискен хәрәкәтләрсез генә артка чигенү мөһим.
Еланнар үлгән кебек ятсалар да, аларга тимәгез.
Шулай да сезне елан тешләсә, барыннан да элек Ашыгыч медицина ярдәме чакырырга яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә, тешләгән урынны йод белән эшкәртергә, стериль повязка салырга кирәк. Тешләгән аяк-кул хәрәкәтсез калырга тиеш, авыру тынычлык сакларга һәм күбрәк сыеклык эчәргә тиеш. Исегездә тотыгыз, алкоголь организмнан агуны чыгаруны кыенлаштыра!
Жгут салырга ярамый!
Вакытында табибка мөрәҗәгать иткәндә тешләү нәтиҗәләре гадәттә куркыныч түгел. Әмма үз-үзеңне дәвалау авыруны катлауландырырга мөмкин.
Бу гади кагыйдәләр Сезгә гомерегезне һәм сәламәтлегегезне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев