Район территориясен кар катламы каплап алу белән кар машиналарын һәм башка автомоточараларны интенсив эксплуатацияләү чоры башлана.
Кар машинасы – бик көчле машина, ул сәгатенә 100 км.дан артык тизлек белән хәрәкәт итә. Куркынычсыз йөрүне тәэмин итү өчен, аны ничек эксплуатацияләү турында Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов сөйли.
– Кар машинасы – югары куркыныч чыганагы булып тора һәм аның белән идарә иткәндә махсус күнекмәләр таләп ителә. Төп хокук бозуларның берсе булып – Дәүләт техник күзәтчелегендә билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомототранспорт чараларын эксплуатацияләү тора. Күп кенә хуҗалар, төрле сәбәпләргә сылтама ясап, техниканы вакытында теркәмиләр. Ахыр чиктә, аларны административ җаваплылыкка җәлеп иткәннән соң, теркәү процедурасын үтәргә туры килә. Мондый очракта гражданин штрафларны түләргә дә мәҗбүр була.
Хәлне моңа кадәр китереп җиткермәү хәерлерәк – сатып алынган техниканы вакытында теркәргә, елына бер тапкыр техник карау узарга кирәк. Кар мотоциклында йөрү өчен тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш.
– Бу техниканы эксплуатацияләү буенча нинди кагыйдәләр бар?
– Иң элек яшь таләпләрен үтәү зарур: 16 яшьтән кечерәк булган яшүсмерләргә мототехника белән идарә итү рөхсәт ителми. Идарә уку һәм тиешле документлар булганда гына рөхсәт ителә. Квадрацикл яки кар мотоциклы руле артына утырганчы, руль артында бәла-казалардан саклануның иң мөһим элементын – шлемны сайларга кирәк. Махсус экипировка костюмы машина йөртүченең гәүдәсен сакларга ярдәм итәчәк. Хәрәкәт итү вакытында үтә игътибарлылык һәм саклык таләп ителә. Теләсә нинди транспорт чарасыннан да ачкыч балалар кулы җитәрлек урында булмаска тиеш.
Нет комментариев