Аксубайлыларга истә тотарга кирәк: товарны кабул итү алдыннан тикшерү – сатып алучы өчен гарантия
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга истә тотарга кирәк: товарны кабул итү алдыннан тикшерү – сатып алучы өчен гарантия

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре консультацияләр бирәләр.

Әйтик, аңлатмалар сорап көнкүреш техникасы кибете сатучысы мөрәҗәгать иткән: кулланучылар телевизор сатып алганнар. Соңрак алар өйдә телевизорны тартмадан алгач дисплейда җитешсезлек булуын ачыклыйлар һәм кибеткә мөрәҗәгать итәләр. Мондый хәлдә нишләргә?
Белгечләр, беренче чиратта, көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сатучы затның кулланучы таләбе буенча аның катнашында товарның комплектлылыгын, тиешле документларның булуын, бәянең дөреслеген тикшергәнен (РФ Хөкүмәтенең №2463 карарының 39 пункты) искә төшерделәр.
Кызганычка каршы, әгәр кулланучы товарны кабул итәр алдыннан тикшерүне таләп итмәсә, телевизорның аны алуга кадәр ватылуын исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә сатып алучы карау башкарылган, дәгъвалар юк, дип документка кул куя. Товарны кабул итү алдыннан тикшерү – ул, барыннан да элек, сатып алучы өчен тышкы яктан бөтен булган товарны сатып алуга гарантия. Телевизорның ватылган экраны – гарантия очрагы түгел.
Консультация яки дәгъва төзүдә ярдәм сорап Аксубай бистәсе, Ленин ур., 8 йорт адресы буенча урнашкан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефоны: 2-93-21.
Кулланучылар игътибарына: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Ышаныч телефоны» эшли, аның буенча шалтыратып ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупция юнәлешендәге фактлар турында мәгълүмат калдырырга мөмкин +7 (987) 296-68-93 (дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 08:30 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр, Җомга – 08:30 сәгатьтән 16:15 сәгатькә кадәр.). Шулай ук гражданнарга коррупциянең мәгълүм фактлары, аларны башкаруга ярдәм итә торган сәбәпләр һәм шартлар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә торган Түбән Кама территориаль органы фойесында урнашкан «Ышаныч тартмасы» һәм «Интернет-кабул итү бүлмәсе» кебек элемтә каналлары да эшли.


Нет комментариев