Аксубайлыларга яңа иҗтимагый киңлек проектын тәкъдим иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга яңа иҗтимагый киңлек проектын тәкъдим иттеләр

Аксубай районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде.

Үзәк паркта Россия флагы көнендә халык күп иде – өлкән буын кешеләре дә, яшьләр дә бу бәйрәмне бергә билгеләп үтәргә җыелдылар. Ринат Садыйков район җитәкчеләре белән очрашты, “Беренчеләр хәрәкәте” яшьләр оешмасы, Форпост үзәге вәкилләре, яшь армиячеләр белән аралашты. Яшьләр ведомство җитәкчесен зур игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр.

– Күпләрнең карары сездән тора, – диде Ринат Садыйков. – Актив, максатчан булыгыз, ә без сезнең башлангычларыгызга ярдәм итәчәкбез.

Аксубай яшьләре белән аралашу парк сәхнәсендә панель дискуссиядә дәвам итте. Иҗтимагый киңлекләр концепциясен кыскача тәкъдир итү булды.

Дискуссиядә катнашучылар уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан Аксубайның “Ленин, Совет, Романов урамнары белән әйләндереп алынган территорияне төзекләндерү” проекты белән җиңүчеләр арасында булуы турындагы хәбәрне зур шатлык белән кабул иттеләр – (нәтиҗәләр “Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” форумы кысаларында узган бүләкләү тантанасында игълан ителде).

Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, Казан дизайнерлары һәм архитекторлары бу иҗтимагый киңлекнең ниләрдән гыйбарәт булачагы турында сөйләделәр


Нет комментариев