Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар урманнарны чистарту акциясен хупладылар

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Аксубай районында урман территориясендә тәртип урнаштыру буенча өмә узды.

Җыештыру урыны – Кармәт урманы участогы.

Апрель аенда республикада «Татарстанның чиста урманнары» экологик акциясенең чираттагы этабы башланды. Район халкы ел саен әлеге чарада катнаша, урманнардан тонналап көнкүреш чүп-чарын чыгара. Акциянең язгы этабы кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясен чистартуга Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, Чабаксар участок урманчылыгы, “Ак БАРС Страхование” оешмалары коллективлары, Иске Кармәт авыл җирлеге, Иске Кармәт мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Хәсән Туфан музей-йорты хезмәткәрләре чыкты.

Җитәкче-баш урманчы Андрей Ильмухин катнашучыларга урманда куркынычсызлык чаралары турында искәртте, сак булырга чакырды.

Бу территориядә табигать волонтерлары берничә ел рәттән чистарту үткәрделәр. Чираттагы тапкыр килгәч, монда хәзер шактый чистарак, элекке елларга караганда чүп-чарның азрак булуына игътибар иттеләр. Катнашучылар ике төркемгә бүленделәр: берәүләр чүп-чар җыйды, икенчеләре коры-сарыны кисеп өйделәр.

Хәзерге җыештыруның үзенчәлеге шунда булды – ауган, корыган агачлар, сынган ботаклар, коры-сары бик күп иде. Моннан бер-ике атна элек булган көчле җил моңа ярдәм иткән. Урман эшчеләре һәм ярдәмчеләренең бурычы – автотрасса буенча урман периметрын ауган, корыган агачлардан чистарту булды. Аларны өч бензопычкы белән кистеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев