Аксубайлылар туган бистәбез турында шулай “кайгырталар”
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар туган бистәбез турында шулай “кайгырталар”

Район газетасы сайтында район халкының каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар мәйданчыкларын бакчалардан чыгарылган үләннәр белән тутырулары турында мәкалә басылып чыкканнан соң бер атна вакыт үтмәде контейнер мәйданчыклары янә бакча үләннәре белән шыплап тулды.

Гаҗәп түгел, чөнки күпләр бәрәңге ала башлады. 

–Бистә хакимияте каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү турындагы канунны бозган затларны ачыклау буенча урыннарга чыгулар турында кисәтә, – ди Аксубай шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Каты көнкүреш категориясенә кермәгән калдыкларны чыгарган өчен, гражданнар ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча 2000нән 3500 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылачак. 

Каты көнкүреш калдыкларына ниләр керә һәм кермәве турында түбәндәге таблицада күрсәтелгән. 

Кадерле аксубайлылар! Безгә төзекләндерелгән генә түгел, ә бистәнең чиста булуы да кирәк! 

Кичә, бистә хакимияте вәкиле сүзләренчә, Золин урамындагы мәйданчыклардан чыгарылган барлык төр чүп каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылганнан соң, бер сәгать тә үтмәде, контейнерлар янында яшәүче гражданнар янә алар янына бакча үләннәрен, корыган сабаклар, агач ботаклары ташый башладылар. 

– Моны, нигездә, 50-60 яшьлек өлкәннәр башкара, – дип дәвам итте Алмаз Бакиров. – Шул рәвешле алар оныкларына “яхшы” үрнәк күрсәтәләр. Әйдәгез, бистәне яратыйк һәм аның турында бергәләп кайгыртыйк әле! 

Без – штраф салу яклы түгел, ә әйләнә-тирә мохитнең, бистәнең чисталыгы яклы!


Нет комментариев