Аксубайлылар, сугышчыларга маскировкалау челтәрләре белән ярдәм итик
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар, сугышчыларга маскировкалау челтәрләре белән ярдәм итик

Хәрби бурычны үтәгәндә хәрби хезмәткәрләргә булышучы мөһим әйберләрнең берсе – маскировкалау челтәрләре.

Сугышчан хәрәкәт урыннарында алардан башка булмый. 

Маскировкалау челтәрләре хәрби техниканы һәм сугышчыларга яшеренер өчен кирәк. Аларга мохтаҗлык зур. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә һәм республикабызда маскировкалау челтәрләре эшләүгә керештеләр. Фронтта алдынгы линиядәге сугышчыларга ярдәм итәргә теләүче битараф булмаган һәркем хәрби атрибут җитештерүдә катнаша ала. Алар гади челтәргә төрле төстәге тукымалар тасмасын үреп ясала. Челтәрне кисәкләргә бүлергә һәм тоташтырырга кирәк. Бу асылда гадәти балыкчылар челтәре, аңа төрле төстәге тукымалар үрелә. Башлап җибәрү өчен сетка Чистайдан китерелгән. Сезнең беренче чираттагы бурычыгыз аны төрле төстәге тукымалар белән үрү. Төрле төстәге тукымалар кирәк – кыш өчен чиста ак һәм көз өчен – коңгырт, яшел, сары. Аларны озынлыгы 30 см һәм аннан да күбрәк тасмаларга кисәргә кирәк. Тасмаларның киңлеге калынлыкка карап 4-7 сантиметрга кадәр. Челтәрләр үрү пункты Яшьләр үзәгендә урнашкан. 

Хөрмәтле райондашлар, сугышчыларыбызның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итик.


Нет комментариев