Бүген Аксубайның үзәк мәйданында Россия Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Тантанага район халкы һәм кунаклары, район оешмалары, җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре җыелды. «Яшь гвардия» яшьләр хәрәкәте вәкилләре бәйрәмдә катнашучыларга гражданинның үз иле белән тыгыз элемтәсенең патриотик символы – триколор тасмалары тараттылар.
–Дәүләт флагы илебез буыннарының дәвамчанлыгын чагылдыра. Аның өч йөз еллык тарихы бар, ул Россия дәүләтенең иреге һәм байлыгы символы булып тора. Безнең ил өчен катлаулы чор булуга карамастан, дәүләт триколоры чикләрне киңәйтә, гражданнар арасында зур әһәмияткә ия була бара, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген без теләсә нинди чараны да әләм күтәрүдән башлыйбыз. Мәктәпләрдә укуны да балалар Россия гимны һәм әләме белән башлап җибәрәчәкләр – бу бик дөрес – үсеп килүче буын үз иленең символлары астында тәрбияләнергә тиеш. Россия бөтен дөньяда зур йогынты ясый, аның байраклары астында бөек казанышлар кылына.
Россия Федерациясе гимны яңгырады. Дәүләт әләмен күтәрү хокукы РФ Мәгариф министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, җиңел атлетика буенча республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булган спорт мәктәбе тренеры Рәис Бикушевка бирелде.
Район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективы матур мәдәни программа әзерләде. Мәйданда Россия, патриотизм турында җырлар яңгырады.

Нет комментариев