Аксубайлылар республика слетында һәм яшь гаиләләрне укыту семинарында катнаштылар
Чарага Татарстан Республикасының барлык районнарыннан иң актив гаиләләр җыелды.
Район делегациясе составында Марина һәм Андрей Бикмуллиннар, Әдилә һәм Ренат Яруллиннар бар иде. Чара «Мин, Син, гаилә» проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә узды.
Катнашучылар финанс куркынычсызлыгы өлкәсеннән күп нәрсә белделәр, алар шулай ук гаилә бюджетын алып бару, гаиләдә якын мөнәсәбәтләрне саклау темалары буенча укулар уздылар. Республика ведомстволары белгечләре алып барган лекцияләр һәм семинарлар вакытында алынган белемнәр куллану өчен файдалы һәм башка гаиләләр арасында тарату өчен лаеклы.
Фото: яшьләр эшләре бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев