Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар республика иҗтимагый хәрәкәте бүләкләренә лаек булдылар

Гуляев скверында узган «Уяну» экологик фестивалендә «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашты.

Ул аксубайлыларның актив тормыш позициясен, аларның район һәм республика үсешенә керткән хезмәтләрен, шәхси өлешләрен билгеләп үтте.

Алсу Тарханова Аксубай үзәк китапханәсе директоры Ирина Телешевага «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Рәхмәтен тапшырды. Уңышлы һөнәри эшчәнлек өчен АМҮХнең Гаилә китапханәсе бүлеге китапханәчеләре Олеся Котанкина һәм Надежда Ким Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шул ук бүләккә актив иҗтимагый эше өчен «Игелек берлеге» тәрбиягә алынган гаиләләр клубы рәисе Алена Мортазина да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев