2024 елның 26 апрелендә 11-13 сәгатьләрдә район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Чарада прокуратура, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Нотариаль палата һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы вәкилләре катнашачак. Кабул итү Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 10 йорт адресы буенча алып барылачак.
Нет комментариев