Аксубайлылар Ленинның туган көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 22 апрельдә, бөек пролетариат Владимир Ульянов-Ленинның туган көнендә аның һәйкәле янында тантаналы митинг узды.
Анда район ветераннар советы вәкилләре, 3 нче Аксубай мәктәбе укучылары катнашты. Тантананы ветераннар советы рәисе Галина Бобкова ачты.
– Бөек илебез тарихы өчен Владимир Ильич Ленинның шәхесе зур әһәмияткә ия, – диде ул. – Ул дөньяда беренче булып социалистик дәүләткә нигез салучы була, тигезлек һәм гаделлек өчен көрәшә.
Ветераннар хәрәкәте җитәкчесе яшь буын өчен «Укырга, укырга һәм укырга» дигән танылган Ленин чакыруы мөһим булуын ассызыклады. Ул, бары яхшы укысаң гына, илнең лаеклы гражданнары булып үсәргә һәм аны алга таба үстерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.
Митинг ахырында катнашучылар Ленин һәйкәле итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев