Аксубайлылар казанлыларны иң яхшы товарлар һәм җырлар белән сөендерделәр
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чираттагы тапкыр Казанда азык-төлек ярминкәсендә катнашты.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр республика башкаласына иң яхшы товарларны алып килделәр. Иртәдән 17 сәүдә ноктасы үз эшен башлап җибәрде. Аксубайлылар сигез тонна ашлык, 700 литр сөт, ике тоннадан артык сыер, кош ите һәм бал алып килде.
Аксубай мәйданчыгында мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырды. Үзешчән артистлар матур чыгышлары белән сатып алучыларга һәм сатучыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Фото: авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев