Аксубайлылар казанлыларга иң яхшы һәм сыйфатлы продукция саттылар
Район вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар
Республика башкаласында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы товарларын фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итте. Ашлык, ит, ит эшләнмәләре, сөт, бал, шулай ук яшелчәләрнең зур ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкы районнан алып килгән әйберләрне бик теләп сатып алды.
Аксубайлыларның сәүдә рәтләрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Ул сатып алучылар белән шәхсән аралашты, район кешеләре сата торган товарлар турында аларның фикерләрен белде. Ведомство җитәкчесе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сыйфатлы продукция саткан өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев